«Рус иленең якты кояшы» тарихи уен-викторина (12+)

27 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Александр Невскийның юбилеена багышланган «Рус иленең якты кояшы» дигән тарихи уен-викторина уздырды.
Чара башында укучылар бөек кенәз Александр Невскийның тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде: 16 яшендә кенәз булуы; бер сугышта да җиңелмәве; бөек полководецның исән вакытында ясалган бер генә портреты да безнең көннәргә килеп җитмәве; аның күп кенә әйткән сүзләре гыйбарәгә әйләнүе һ.б.лар турында сөйләгәнне балалар бик кызыксынып тыңлады.
Ә дүрт турдан торган уен-викторина укучыларның игътибарлылыгын сынап карарга мөмкинлек бирде. «Тарихи фактлар» дип аталган беренче турда мәктәп укучылары, ике командага бүленеп, А.Невский тормышындагы истәлекле даталар буенча  сорауларга җавап бирде. Икенче – «Биография» турында командалар кенәзнең кыскача тормыш юлы язылган бертөрле карточкалар алды, алар әлеге мәгълүмати карточкалардагы төшеп калган урыннарны тутырды. Өченче тур – «Капитаннар конкурсы»нда командаларның капитаннары Александр Невскийның төрле картиналары булган карточкаларны алып, бирелгән сүзләрне кулланып бу рәсемнәрне тасвирлады. Бу вакытта командаларның калган катнашучылары «Ярдәмгә килеп» бәйгесендә өстәмә баллар җыя алды. «Викторина – Невский белгечләре» йомгаклау турында балалар тәкъдим ителгән дүрт җавапның дөресен сайлап алды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. 
Чарага «Александр Невский – рус җире баһадиры» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Чара «Александр Невский» фильмыннан өзекләр карау белән тәмамланды.

Поделиться: